Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бүләге дә, хикмәте дә шәп..

"Актаныш таңнары" газетасына 2013 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында лотерея уздырылды. Бу көнгә газетага 2000 кеше язылган иде. Шуларның 586 сы мөхәррият тарафыннан үткәрелгән лотереядә катнашырга теләк белдерде. Бу юлы барысы 16 приз уйнатылды. Бүләкләр "Эльдорадо" сәүдә үзәге ярдәме белән алынды. Лотерея һәм аның күңелне ымсындыручы бүләкләре белән кызыксынган башка...

"Актаныш таңнары" газетасына 2013 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында лотерея уздырылды.
Бу көнгә газетага 2000 кеше язылган иде. Шуларның 586 сы мөхәррият тарафыннан үткәрелгән лотереядә катнашырга теләк белдерде. Бу юлы барысы 16 приз уйнатылды. Бүләкләр "Эльдорадо" сәүдә үзәге ярдәме белән алынды.
Лотерея һәм аның күңелне ымсындыручы бүләкләре белән кызыксынган башка райондашларыбызны да мөхәррият коллективы уенда катнашырга чакыра. Чөнки әле монысы беренчесе дә, соңгысы да түгел. Аның өчен "Актаныш таңнары" газетасына соңармыйча язылырга һәм шул квитанцияне, яки күчермәсен редакциягә алып килеп, гомуми исемлеккә язылырга кирәк. Бу эшне хат ташучылар ярдәмендә дә башкарырга мөмкин.
Газетага 2013 елның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында лотереяне, чынлап та, 2 тапкыр үткәрү ниятләнә.
Икенчесе июнь-июль айларында (төгәл вакыты соңрак газетада хәбәр ителер) булачак. Беренчесендә катнашкан 586 абунәченең һәрберсе дә кабат шул лотерея уенында катнашу хокукына ия, аларга редакциягә килеп, гомуми исемлеккә яңадан язылу инде кирәк түгел. Актаныштан Әлүсә Вәлихановага бүләк чыгуын ишеткәч, лотерея уенын тамаша кылырга килүчеләрдә җанлану сизелде. Башкалар өчен дә сөенүчеләр бар икән әле дигән уйлар йөгереп узды күңелдән.
- Озак еллар хат ташучы булып эшли, үз хезмәтен яратып башкара. Елның теләсә кайсы фасылында да гәзит-журналларны вакытында таратып, кешеләргә шатлык өләшә ул, - диештеләр.
Лотерея беткәч тә, "Бүләкләр кемнәргә чыкты?" дигән кызыксынулар бүлмәләрдән-бүлмәләргә күчеп йөри башлый. Шул арада сөенче алып, авылларга хәбәр җиткерүче өлгерләр дә табыла. Чөнки берничә минуттан бүләкләрен килеп алучы бәхетле елмаюлы йөзләр дә күренә башлый. Мәзәге көне-сәгатендә тагын да күңеллерәк.
Буазкүл авылыннан Дилшат Әхмәтов:
- Мин "Актаныш таңнары" һәм "Ватаным Татарстан" гәзитләрен бик яратып укыйм. Аларга язылмыйча калганым юк. Менә бүген "Актаныш таңнары" гәзитенә язылучылар арасында уздырылган лотереядә миңа чәйнек чыкты. Бигрәк матур һәм кирәкле бүләк. Алып кайтып, 89 яшен тутырып килүче әнием Мөзәянә Мөхәммәтдин кызын сөендерим әле, - дип, шатлыгын безнең белән дә уртаклашты.
Ә хәзер 10 апрель көнне уздырылган шушы уенның нәтиҗәләре белән якыннанрак танышыйк:
Фәнисә Насрыева (Актаныш, Ленин пр., 37-30), Энҗе Галимова (Чалманарат) - үтүк,
Рамил Сәлахов (Чуракай), Идрис Шәйхетдинов (Адай), Инзилә Гыймаева - электр озынайткычы,
Фәйрүзә Хөҗҗәтова (Актаныш), Г.Фәритова (Иске Сәфәр) - термос,
С.Ибраһимова (Бурсык), Венера Мөхетдинова (Яңа Кормаш) - автомобиль антеннасы,
Имаметдин Билалетдинов (Актаныш, Хезмәт ур., 2) - кофеваклагыч,
В.Әхмәтова (Актаныш, Ленин ур., 79-4) - үтүк аслыгы,
Фасил Шәйхелмәрдәнов (Киров), Галимҗан Рәшитов (Яңа Балтач) - чәч киптергеч,
Әлүсә Вәлиханова (Актаныш, Б.Дәүләтов ур., 11) - блендер,
Дилшат Әхмәтов (Буазкүл) - чәйнек.
Төп приз иясе: Римма Солтанова (Тат.Ямалы) - кухня комбаины.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев