Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ике көндә республика юлларында 9 кешенең гомере өзелде

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Рәсәй юлларында көн саен дистәләгән кешенең гомере өзелә. Агымдагы елның соңгы ярты елында гына да Татарстан юлларында 2113 юл фаҗигаләре теркәлгән. Аларда 2750 кеше зыян күргән, 238 кешенең гомере өзелгән. Районда исә ел башыннан 41 җитди юл һәлакәте теркәлгән һәм аларда 63 кеше зыян күргән. Көзге-кышкы чорда...

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Рәсәй юлларында көн саен дистәләгән кешенең гомере өзелә. Агымдагы елның соңгы ярты елында гына да Татарстан юлларында 2113 юл фаҗигаләре теркәлгән. Аларда 2750 кеше зыян күргән, 238 кешенең гомере өзелгән. Районда исә ел башыннан 41 җитди юл һәлакәте теркәлгән һәм аларда 63 кеше зыян күргән.

Көзге-кышкы чорда юл фаҗигаләренең саны тагы да арта. Узган елның октябрь аенда республика юлларында 70 кеше һәлак булды. Быел, 10-12 октябрь көннәрендә генә дә юл хәлакәтләрендә 9 кешенең гомере өзелде.

Гадәттә, юл йөрүчеләр кискен үзгәрешчән көзге һава торышына (карлы-яңгыр, томан, бозлавыкка) битараф калып, гади генә кагыйдәләрне дә исәпкә алмый үзләренең һәм якыннарының гомерләрен куркыныч астына куялар. Исегезгә төшерәбез: машинага берьюлы шипалы һәм шипасыз көпчәкләрне урнаштыру катгый тыела. Андый техниканың юлда үз-үзен тотышын алдан фаразлап булмый. Шулай ук, озын юллар узып, күптәннән яраксызга килгән көпчәкләрдә йөрү дә яхшылыкка илтми. Кышкы шиналарның эз тирәнлеге 4 миллиметрдан да ким булмаска тиеш. Әлеге сан кимегән саен туктау юлының озынлыгы артканы һәркемгә дә яхшы мәгълүмдер.

Техника белән идарә иткәндә һава шартларын, юл өслегенең торышын исәпкә алып, куркынычсыз тизлекне сайлап хәрәкәт итү зарур. Мөмкин булганча ерак юлларга чыгуны кичектереп торсагыз да була. Юлларда игътибарлы булыгыз, ул хаталарны кичерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев