МАШИНА КАРШЫ ЯК ПОЛОСАГА ЧЫГУ СӘБӘПЛЕ ФАҖИГА БУЛГАН, КЕШЕ ҮЛГӘН
Общество

МАШИНА КАРШЫ ЯК ПОЛОСАГА ЧЫГУ СӘБӘПЛЕ ФАҖИГА БУЛГАН, КЕШЕ ҮЛГӘН

Язгы тайгак юлда "десятка" машинасы иномаркага килеп бәрелгән. Фаҗига бүген иртән Башкортстанда булган. "ВАЗ-2110" машинасы һава торышы һәм тәгәрмәчләре начар булу сәбәпле, юлда тайгаклап киткән. Идарәсен югалткан машина каршы як полосага чыгып Daewoo Nexia машинасына килеп бәрелгән, дип хәбәр итә "Башинформ". "Авария нәтиҗәсендә "ВАЗ-2110" машинасы пассажиры табиблар килгәнче һәлак булган,...

Язгы тайгак юлда "десятка" машинасы иномаркага килеп бәрелгән.
Фаҗига бүген иртән Башкортстанда булган. "ВАЗ-2110" машинасы һава торышы һәм тәгәрмәчләре начар булу сәбәпле, юлда тайгаклап киткән. Идарәсен югалткан машина каршы як полосага чыгып Daewoo Nexia машинасына килеп бәрелгән, дип хәбәр итә "Башинформ".
"Авария нәтиҗәсендә "ВАЗ-2110" машинасы пассажиры табиблар килгәнче һәлак булган, йөртүчене хастаханәгә озатканнар. Икенче машинадагы 56 яшьлек пассажир хатын имгәнгән", - дип хәбәр иткән Башкортстан буенча ЮХИДИ.

Нет комментариев