Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Нәрсә эшләгәнне аңламадык, диләр...

“Диверсия ясавыбызны белмәдек” Иркутскида троллейбус депосы подстанциясенә ут төрткән өч диверсантны кулга алганнар.

Шикләнелүчеләр сүзләренчә, алар ут төртү турындагы биремне алар “Телеграм”да алган. Анда аларга эш турында игълан очраган. Егетләр белән билгесез адәмнәр элемтәгә чыккан һәм 8 мең сумга әлеге биремне үтәргә тәкъдим итә. Ут төртү буенча барлык инструкцияләрне бирәләр: бензинны ничек май белән кушарга һәм аны кая салырга икәнлеген тәфсилләп аңлаталар. Башкаручыларга хәтта ут төртү урынын сайлау мөмкинлеген бирәләр.  

Ут төртүчеләр сүзләренчә, аларның диверсия эшчәнлегенә бер катнашы да юк. Ә подстанциягә ут төртү, алар фикеренчә, – страховка белән әвеш тәвеш китерүләр. Имеш, алар иске корылма һәм җиһазларны яндыргач, электр компаниясе тендер буенча яңаны алырга тиеш булачак.

"Тормышны тәэмин итү объектларын яраксыз хәлгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ике фигурантны сак астына алганнар, өченчесенә судка килү турында йөкләмә (обязательство о явке)  чарасын сайлаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев