Сәфәр авылы янында фаҗига: һәлак булучылар бар
Общество

Сәфәр авылы янында фаҗига: һәлак булучылар бар

Бүген иртәнге сигезенче яртыда Актаныш районының Иске Сәфәр авылы янында «КАМАЗ» һәм 10 нчы модельле «Лада» автомобиле бәрелешкән. Фаҗигадә ике кеше һәлак булган.

«Җиңел машинадагы ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган. Машинада тагын кеше булганмы-юкмы — билгесез», — диде шаһитлар.  

Юлларда сак булыгыз, хөрмәтле райондашлар!


Нет комментариев