Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, - ди халык!
30 апрель - 3 май ял көннәрендә, Актаныш җирлегенең зиратларында җыештыру, төзекләндерү буенча өмәләр оештырыла.
Зират – һәр шәһәр, һәр авылның иң изге урыны. Күпләребезнең кадерле кешеләренең мәңгелек йортлары биредә. Анда барып чәчкәләр утыртып, изге догалар кылып, уй-кичерешләре белән бүлешеп, мәрхүм якыннарын күргәндәй булып кайгыларын басып кайталардыр.
Әлеге изге урынны тәртиптә тоту - һәркемнең бурычы!
Актив катнашыйк райондашлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев