Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Аккүз мәктәбеннән хәбәрләр

Актив хәбәрчебез Розалия Җәмилованың хатын тәкъдим итәбез.

17 мартта “Мин авылны сайлыйм” ХІІІ республика фәнни - тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурста “Мәгариф учреждениеләре педагоглары секциясе”ндә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы Розалия Данис кызы Гарипова катнашучы Дипломына, “Туган авылымның танылган кешеләре” иншалар номинациясендә 5 нче сыйныф укучысы Вәлиева Илина I урынга (Җитәкчесе Хисамова А.Ф.), 8 нче сыйныф укучысы Шәйдуллина Илвина катнашучы Дипломына (Җитәкчесе Җәмилова Р.Г.), “Туган илең турында дөньяга сөйлә” видеороликлар номинациясендә 7 нче сыйныф укучысы Әхмәтов Данис I урынга (Җитәкчесе Шәвалиев Д.М.), 5 нче сыйныф укучысы Шәйдуллина Назлыгөл III урынга (Җитәкчесе Хисамова А.Ф.),  “Туган як экологиясе һәм табигатьтән файдалану” проектлар номинациясендә 7 нче сыйныф укучысы Исламов Илсаф II урынга (Җитәкчесе Шәвалиев Д.М.), “Йорт яны хуҗалыгын үстерү” номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Шәйдуллин Гамил I урынга (Җитәкчесе Җәмилова Р.Г.), “Менә минем авылым, менә минем туган йортым” рәсемнәр номинациясендә 4 класс укучысы Исламов Азамат  I урынга (Җитәкчесе Шәйдуллина Л.Н.), ә 5 нче сыйныф укучысы Шәйдуллина Назлыгөл II урынга (Җитәкчесе Шәйдуллина Л.Н.) ия булдылар. Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларын һәм укытучыларын уңышлары белән котлыйбыз!

***

22 март көнне Актаныш муниципаль районының Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары командасы Минзәлә шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган «Татарстан халыклары» Республика фестивалендә "Иң яхшы милли йола, бәйрәм" номинациясендә җиңүче булды. Җитәкчеләре: Гилванова Наилә Хөсәен кызы. Ихлас йөрәктән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев