Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Әнкәй — җирдә иң изге зат!

Авыллардан даими авторларыбыздан һәм актив хәбәрчеләребездән хатлар килеп тора. Чираттагысын безгә Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айсылу Нургалиева юллаган.

Әниләр бәйрәме — ел саен көтеп алына торган, дулкынландыргыч минутларга бай иң матур бәйрәмнәрнең берседер. Без дә газиз кешеләребезне матур чарага дәштек. Укучылар берсеннән-берсе матур концерт номерлары күрсәтте, кызыклы уеннар уйнаттык, мәктәп һәм өй тормышы турында скетчлар да куелды. Әниләребезгә багышлап ясалган презентация күрсәттек. Бәйрәмебез «Бер кыз бала җыр чыгарган» җырын бергәләп җырлап, әниләребезгә бүләкләр өләшү белән дә күңелләрне тибрәтте. Табын артында тәмле чәй белән сыйлап, әниләребезгә йөрәкләрдән чыккан рәхмәтләребезне әйттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев