Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Балачак илендә нинди хәбәрләр бар?

«Каенкай» балалар бакчасында хезмәт куючы даими авторыбыз Айзилә Башаровадан чираттагы хатны кабул иттек.

«Каенкай» балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары белән чынү сихри балачак илендә сәяхәттә булып кайттык.

 Үзәк балалар китапханәсе безгә бөтенләй яңача ачылды. Айгөл апалары балаларны башта яңа матур китаплар, китапханәнең төп эшчәнлеге белән таныштырды, ә аннары балалар сихри, кызыклы, мавыктыргыч интерактив уеннар дөньясына чумды.

Сәяхәт балаларга бик ошады, алар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә алган якты, күңелле кичерешләре белән уртаклашып кайттылар.

Кайтканда да Актанышыбызның матур урыннарында туктап, фотога төшеп сәяхәтебезне тулыландырып кайттык.

Тәрбияче: Гүзәл Роберт кызы Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев