Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Бер очрашу – үзе бер тарих

2023 ел — Россиябездә педагог-остазлар елы, октябрь ае-өлкәннәр һәм укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре белән башланып китә.

Шушы даталарны искә алып, Чуракай мәдәният йортында «Туган ягы кирәк кешегә» исемле Клара-Мәлләфә апа Филиппова белән очрашу кичәсе уткәрелде. Жылан авылында 1939 елда туып, бугенге көндә 85 яшен каршылаганда да актив эшчәнлек алып баручы «Атказанган укытучы» Мәлләфә Мәрдан кызына сокланмый мөмкин түгел. 

Кичә Мәлләфә апаның «Рухи туфрак» исемле китабы нигезендә барды. Китапта авторның балачагыннан, бугенге көнгә кадәр булган тормышы пулицистик мәкаләләр рәвешендә бирелгән.

Бу чарада Мәлләфә апаның классташлары да, чордашлары да катнашу ямь өстенә ямь өстәде. Алар тамашачыга уткән авыр балачаклары турында сойләделәр. Аерым мәкаләләрне сәхнәләштереп күрсәтү кичәне баетты. Автор очрашуга кызы Эльза һәм кияве Сәгадәт белән кайтканнар. Малае Эдгарның картиналарыннан күргәзмә дә тәкъдим ителде. Талантлы рәссамның 14 картинасыннан күргәзмә оештырылды. Ул һәркемдә ихлас хисләр уятты.

Әдәби-мәдәни кичәдә Мәлләфә апаның шигырьләре укылды, матур җырлар яңгырады.
Рима Минһаҗева, Чуракай авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев