Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

15 февраль - Әфганчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Белгәнебезчә, 15 февраль - Әфганчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Безнең Яңа Әлем авылыннан да әлеге сугышта бик күп батыр егетләребез катнашкан. Аларның исән-сау кайтканнары хәзер инде дәү әти, бабыкайлар. Бүген бакчабызда кунакта геройларыбыздан Фарил абый Мөхәметдинов белән, Илсур абый Насиповлар булды. Балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан педагогларыбыз  Розалия Хәмит кызы һәм Зәһинә Рафис кызы  оештырган  авылыбыз батырлары белән очрашу һәрберебез күңелендә җылы эз калдырды: балалар герой абыйларның безнең өчен калдырган йокысыз төннәре өчен бүген дә рәхмәт җиткереп, аларны матур чыгышлары белән каршы алдылар, әңгәмәләр гә зуррак балалар бик теләп кушылдылар, күкрәкләренә тагылган медальләр белән якыннан танышып, алар белән чын күңелдән горурландылар. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Илсур абыйлары кызык итеп моннан 55 ел элек үзенең дә авылда бакчага йөрүен, ул вакытта әле балалар өчен шартларның хәзергечә үк булмавын тәфсилләп балаларга аңлатты. Әфган чигендә күргәннәрен, андагы ачы язмышлар хакында, очрашудагы педагогларга сөйләп узды. Фарил абый Мөхәметдинов Хабаровскийдан Казахстанга, аннары Үзбәкстанга, соңыннан Әфган чик буена вертолёт белән очуын, төннәр буе йокламыйча чик буенда булулары хакында сөйләде "Безнең өчен иң сөенечле көн, ул туган якка кайту турында приказ алу булды"дип тә азсызыклап куйдылар алар. Фарил абыйның да, Илсур абыйның да оныклары бүгенге көндә безнең бакчабызда тәрбияләнәләр. Алар икесе дә бертавыштан "Хәзерге вакытта барган сугышлар тизрәк бетеп, балалар без күргәннәрне күрмәсеннәр, тыныч тормышта яшәсеннәр иде" дигән теләкләрен белдерде.  Кадерле батырларыбыз! Без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз, сез булганга сөенәбез! Сезгә киләчәктә дә матур, тыныч тормыш, сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев