Буген Яңа Әлем балалар бакчасында Өлкәннәр көненә багышланган зур чара узды.
Яңа Әлем балалар бакчасына кунак булып килгән дәү әти, дәү әниләр, әбекәй, бабыкайларга балалар бәйрәм котлавы ясап, җыр, биюләрен, татар халык уеннарын бүләк иттеләр, матур теләкләрен үз куллары белән ясап бүләк иткән открыткалар аша җиткерделәр
Кунаклар да буш кул белән килмәгән: төрле уеннарда катнашып күңел ачканнан соң, балаларга күчтәнәчләр таратты алар. Ә менә өч оныгы балалар бакчасына йөргән Фарис абый Сәлимҗанов бүген иртән генә хаҗдан кайтып, бәйрәмгә зәм-зәм сулары алып килеп, дәү әти-дәү әниләрне авыз иттерергә дә өлгерде. Зур рәхмәт аңа, кылган хаҗлары кабул булсын. Бәйрәм чарабызга үзебезнең бакчабызда балалар тәрбияләп, лаеклы ялга чыккан өлкән апаларыбыз да кунак булып, балаларга, коллективка үз теләкләрен җиткерде. Бәйрәм ахырында зәм-зәм сулары эчеп, барлык өлкәннәребез илләребезгә тынычлык, сабыйларыбызга сәламәтлек, коллективыбызга уңышлар теләп дога кылдылар. Амин, шулай булсын, өлкәннәребезнең, һәм хаҗиларыбызның догалары кабул булып, бакчабыз гөрләп эшләсен, амин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев