Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Даими авторыбыз Ландыш Кирамова: Балалар күңеленә белем салып, күңелле мизгелләр үткәреп

«Каенкай» балалар бакчасы хәбәрләренә урын биреп китик.

Балалар өчен кечкенә булса да сәяхәтләргә йөрү һәрвакыт кызыклы вакыйга бит. Октябрьнең бер матур көнендә «Каенкай» балалар бакчасының зурлар логопед төркеме «Маҗаралы сәяхәт» дигән темага табигать үзгәрешләрен күзәтергә чыктылар.

Көзге паркта булганда бик күп мавыктыргыч, файдалы, кызыклы әйберләрне белделәр. Яфраклар кыштырдавын, агачларның җил белән «серләшүен» күзәттеләр.

Тирә-юньдәге үзгәрешләр турында белемнәрен ныгыттылар. Балаларны иң җәлеп иткәне, көз кызы белән очрашу булгандыр, мөгаен. Ул балалардан көзне ни өчен яратуларын сорады.

18нче октябрь — кәнфит көне дә билгеләнеп үткәнен исәптә тотып, көз кызы балаларга тәмле күчтәнәчләр өләште. Балачакта кем кәнфит яратмый икән соң?! Балаларның шатлыгы эчләренә сыймады, көзге табигатьне балаларнын шат көлүе яңгыратты. Алар «көз кызы» персонажына рәхмәт әйтеп, балалар бакчасына юнәлделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев