Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

«Эш батыры - ил батыры» республика бәйгесе җиңүчеләре

Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтов Данис «Сабантуй» журналы тарафыннан үткәрелгән «Эш батыры - ил батыры» Республика бәйгесенә катнашып 3 урын алды.

2024 нче елның 16 нчы февраль көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтов Данис «Сабантуй» журналы тарафыннан үткәрелгән  «Эш батыры - ил батыры» Республика бәйгесенә катнашып 3 урын алды. Данис, укытучысы Әхмәтова Зөлфия кызы һәм әнисе Әхмәтова  Чулпан Инсаф кызы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Җиңүчеләрне котлау тантанасында катнаштылар. Укучыларга  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Махмутов Марсель Азат улы диплом һәм кыйммәтле бүләкләрне тапшырды.  Шулай ук бәйгедә катнашучылар өчен авыл хуҗалыгы музее буенча бик эчтәлекле экскурсия оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Актаныш-информ"