Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

КОНКУРС ЭШЕ: Иман белән әхлак - матурлык билгесе

“Иманлы, миһербанлы, әхлаклы мөселманнарның нинди булуы турында язасым килде әле” дип башлаган безгә хат – “Иман һәм әхлак сафлыгы өчен” конкурс эше язмасының тәүге юлларын Яңа Әлем якларыннан Кифәрис абый Салихов.

Хөрмәтле редакция! Шундый иманлы, мәдәниятле һәм тирән әхлаклы  кешеләр белән сөйләшеп, фикерләшеп утыру да күңелне тынычландыра, чөнки алар бер вакытта да гайбәт сөйләп кешеләрдән көлмиләр. Акыллы кешеләрдән көнләшмиләр. Тормышта авыр хәлдә калганнарга киңәшләре белән дә, әгәр мохтаҗ булсалар матди ярдәм  күрсәтергә дә читенсенмиләр. Үзләренең ялгыш гамәлләреннән гыйбрәт алып тәүбәгә киләләр, үкенеп яшәмиләр. 
Мондый затлардан көнләшеп, гаеп табып торучылар да һәрвакыт табылып тора. Ләкин, алар нинди генә хәлдә калсалар да каушап калып, түбәнлеккә төшмиләр. Үзләренә яхшылык иткән кешеләрне онытмыйлар. Игелек кылучыларга еш кына рәхмәтләрен белдереп торалар, хәтта үзләренә зыян салган кешелексез кешеләрдән дә үч алып – нервыларын какшатмыйлар!
Аллаһ Тәгаләдән сабырлык сорап, үзләрен тынычландыралар. Хәзерге заманда балаларны тәрбияләп үстерүе бик җиңел түгел. Шулай булса да балаларына үрнәк күрсәтеп, яхшы яктан йогынты ясыйлар. Алар Аллаһка чын йөрәктән ышанып, аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, Пәгамбәребез Мөхәммәд Мостафа(с.г.в.) хәдисләрен балаларына төшендереп, үзләре кебек мәрхәмәтле итеп үстереп, җан тынычлыгы белән мул тормышта гомер кичерәләр. 
Мондый кешеләр табигать биргән бөтен әйбердән дөрес файдалана беләләр, аларны исраф итмиләр. Саулык-сәламәтлек белән яшәп барлык кешеләргә үрнәк өлгеләре күрсәтәләр. Бу адәмнәр ахирәт дөньясына күчкәч тә, халыклар аларның яхшы якларын искә алып сагынып, юксынып изге Коръән укып, хасил булган әҗер-саваплары Аллаһ  Тәгаләнең разыйлыгына һәм рәхмәтенә кабуллардан булыр. 
Саулык белән изге гамәлләр кылып яшәргә язсын иде! Изге догаларда булыйк!
Кифәрис Салихов, Яңа Әлем авылыннан.
17.02.2023

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев