Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Кызыклы экскурсия ясадык балаларга

Безнең «Актаныш-информ» сайтының төп байлыгы — актив хәбәрчеләребез һәм даими авторларыбыз. Мөхәрриятебез почтасына «Каенкай» балалар бакчасындагы актив хәбәрчебез Айзилә Башаровадан бик матур хат кабул иттек.

Балаларның үзаңлылыгын үстерү, аларны төрле һөнәр ияләре эше белән таныштырып һәр профессиягә чиксез ихтирам-хөрмәт тәрбияләү эшчәнлеге Актанышның РТС бистәсендәге «Каенкай» балалар бакчасында ифрат уңышлы бара. Хәер, хатның эчтәлеге белән бергәләп танышыйк әле.

— 13 июльдә катнаш төрдәге 6 санлы «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче зурлар hәм уртанчылар төркеме балалары тәрбиячеләре Айзилә Айнур кызы Башаровв, Ландыш Рәдиф кызы Кирамова, кече тәрбиячеләре Рәзинә Рәвис кызы Вахитова, Гөлдәмия Фатыйх кызы Газизова белән Актаныш hәм Минзәлә районнары буенча 103нче янгын сакчылыгы бүлегендә кунакта булды. 

Безне Фәрид Наил улы Лотфуллин каршы алды. Ул балаларны үзләренең хезмәте белән таныштырды. Кеше тормышына куркыныч янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, янгын чыккан очракта нинди номерга шалтратырга кирәклеген искәртеп үтте. Янгын сүндерүче техникасында нәрсәләр булырга тиеш икәнен аңлатты, техник коралларын күрсәтте. Бу аеруча янгын сүндерү машинасыннан аерылырга теләмәгән малайларга ошады. Ә менә балалар янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемнәрен киеп карый башлагач, монда теләүчеләр күбрәк иде, нәкъ менә кызларга да бик ошады бу. Соңыннан алар частьның элемтә пункты бинасына юл тоттылар, анда балалар диспетчерның эшен күрделәр. 

Ахырдан һәр баланың янгын сүндерүче машинасына утырып истәлеккә фотога төшү мизгелләре белән бик кызыклы hәм тәрбияви сәяхәтебезне тәмамладык. 

Үз чиратыбызда янгын сагы җитәкчесе Илдар Минсәлих улы Мортазинга, янгын сүндерүчеләр һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштырган Фәрид Наил улына Лотфуллинга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, дип тәмамлана хат юллары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев