Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Мәйсара Хәбировадан шигъри гөлләмә

Мәйсара ханным — Теләкәй мәктәбенең туган тел һәм әдәбият мөгаллимәсе. Бик матур шигырьләр дә иҗат итә.

Әбиләр чуагы
Яшел дә кызыл агачлар,
Яшел дә сары...
Әбиләр чуагының иң,
Иң матур чагы.

Җәйдәй җылы. Кояшның да 
Ягымлы чагы.
Табигатьнең җиргә яфрак
Түшәгән чагы.

Тирә —юньнең серле чагы.
Тылсымлы чагы.
Көзнең — әбиләр чуагы.
Чын көяз чагы.

***

Дөнья көтәбез
Багышланган гомер — шушында.
Берәмтекләп җыйган — шушында.
Тән саулыгы, бар да — шушында.
Гомер иткән газиз йортыңда.

Күз-колакка күрше калдырып,
Китсәк, кайтыш, ашыгып-ашыгып.
Шул рәвешле гомер итәбез.
Чат ябышып, дөнья көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев