Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Районыбыз тәрбиячеләре киңәш корды

Районыбыз педагогларының традицион август киңәшмәсенә әзерлек чаралары гөрли. Секция утырышлары уза. Чираттагы хат безгә даими авторыбыз булган Актанышның «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Айзилә Башаровадан килде.

15 август көнне катнаш төрдәге 6 санлы «Каенкай» балалар бакчасында тәрбиячеләрнең август педагогик киңәшмәсе кысаларында секция утырышы узды. Ул «Федераль белем бирү программаларын тормышка ашыру шартларында балалар бакчасында эшләүче педагогларның компетенциясен камилләштерү» исеме астында үткәрелде. Төп максатыбыз — мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия эшен оештыру буенча эшлекле киңәш кору иде.

Гомуми үсеш төрендәге 2 санлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Лилия Фәрит кызы Хисмәтуллина тарафыннан 2022-2023 уку елына нәтиҗә ясалды. Район методик берләшмәсе җитәкчесе Эльвира Рәфис кызы Сабирова исә яңа уку елына бурычлар һәм максатлар белән таныштырды. Тәрбиячеләр тарафыннан төрле мастер-класслар, яңа төрле эшчәнлек алымнары, төрле кызыклы уеннар күрсәтелде. Бик күп үзебезгә кирәкле һәм мөһим мәгълүмат тупладык.

— Илләребез тыныч, балаларыбыз сәламәт булсын, — дигән теләктә утырышыбызны районның мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Наилә Назыйф кызы Хәсәнова йомгаклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев