Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Серле шигърият дөньясына әйдәүче Пушкин истәлегенә

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А. С. Пушкин туа.

Бу уңайдан Актаныш үзәк китапханәсе дә бик кызыклы чара оештырган икән. Бу хакта редакциябез почтасына килеп ирешкән хат та сөйли.

6 июнь көнне үзәк китапханә, мәдәният һәм сәнгать паркында, мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен «Пушкин нон — стоп» республика акциясе кысаларында рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинга багышланган «Пушкинда кунакта» конкурс — уен программасын үткәрде.


Балалар шагыйрьнең балачактан билгеле булган әкиятләрен искә алган станцияләр буйлап сәяхәт иттеләр. Бөек рус шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, әсәрләрен укыдылар, викторина һәм конкурсларда үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
Чарага «Пушкин на все времена» китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсе Александр Сергеевичның тормышы һәм иҗаты турында сөйли. Бөек рус шагыйре әсәрләренең басмалары: шигырьләр, проза, драма әсәрләре, поэмалары, әкиятләре һәм биографик очерклар тәкъдим ителде.


Александр Сергеевич Пушкин иҗатын яхшы белгән өчен балаларга истәлекле бүләкләр, рәхмәт хатлары, татлы призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев