Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Шигърият иленә сәяхәт

Актанышның балалар китапханәсеннән Илмира Фәрхтдиновадан бик матур һәм җыл эчтәлекле хат килде редакциябез почтасына. Хатның эчтәлеге белән бергәләп танышыйк!

    21нче март – Бөтендөнья шигърият көне. Шушы уңайдан, район балалар китапханәсендә бик күркәм очрашу узды. Очрашуга олуг шагыйрь Гамил Афзалның туганы, җирле шагыйрә, Татарстанның атказанган укытучысы Вәзилә Мансаф кызы Чинаева,чакырылган иде. Шулай ук очрашуда сәләтле балалар өчен  гимназиянең өченче сыйныф укучылары һәм аларның укытучысы Дилара Дуглас кызы Хөббетдинова да катнаштылар.
     Күптән түгел Вәзилә Чинаеваның  “Гөлләр калды күңелдә” дип исемләнгән шигырьләр китабы дөнья күрде. Шагыйрә үз шигырьләрен балаларга җиткерде, үзенең китабын китапханәгә бүләк итте. Район хакимиятенең җитәкчеләре  ярдәме белән 180 китапның мәктәп китапханәләренә таратылуы турында әйтте, җитәкчеләргә рәхмәтен белдерде,
Үз чиратында, укучы балалар да, шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөййләделәр.
    Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан танылган шагыйрьләр Габдулла Тукай, Гамил Афзал, Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Әлфия Ситдыйкова, Ленар Шәехның китапларыннан күргәзмә оештырылды, балалар белән буш вакытны файдалы уздыру, китапны ярату турында тәрбияви әңгәмә узды. Укучы балалар бу очрашудан кәнәгать калдылар, китапханәнең актив укучылары булырга вәгъдә бирделәр.
    Китапханәчебез  Клара Моталлапова балалар укырга алган китапларны теркәргә кереште... Димәк, очрашу  файдалы узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев