Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Сокланырлак та, горурланырлык та!

Якын көннәрдә Пучы балалар бакчасында «Педагог hәм остаз елын» йомгаклау кичәсе узды.

Тирән рухиятле кичә "Хәтерләүдән курыкма син, үткәннәрне онытма" дигән тема астында үтте. Гомерләрен бала тәрбияләүгә багышлап, хәзерге вакытта лаеклы ялга чыккан өлкән тәрбиячеләр үзләренең яшь чакларында эшләгән вакытларын искә тошереп алдылар, хәтирәләре белән бүлештеләр. Балалар чыгышы да аларның күңелләренә хуш килде, җаннарына ял бирде. 

Катнашучыларга иң зур бүләк Рузалия Латыйпова һәм Нургалиева Ләйсән тарафыннан төзелгән,"Хәтерләүдән курыкма син, үткәннәрне онытма" дип исемләнгән китап тапшырылды.

Ләйсән НУРГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев