Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

«ҖЫРЛЫ- МОҢЛЫ, АКТАНЫШЫМ!»: ИЗГЕ МАКСАТ КӨЧЛЕ ИТӘ

«Безнең техникум да уңышлы чыгыш ясады. Сәнгатькә, җыр- биюгә гашыйк егет-кызларны «Йолдызлык -2023» фестивале янәдән бер сәхнәгә туплады. Районыбызның матур, күркәм гадәте, бәйгегә - зур әзерлек, иҗади караш, югары нәтиҗәгә омтылыш!» дип башланып китә безгә килгән чираттагы хат юллары. Сезгә Актаныш технология техникумының өстәмә белем бирү педагогы Зилә Нәгыймованың бик матур эчтәлекле мәкаләсен тәкъдим итәбез.

                             ... Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында, чын мәгънәсендә, зур концерт. Районыбыз мәктәпләреннән, район үзәгеннән егет-кызлар сәхнә тотачак биредә! Моңлы җырлар, дәртле биюләр... Дулкынлану, бераз каушауны читкә куеп, биюче-җырчыларыбыз сәхнә тота... Тамашычылар алкышы!

                             1 март көнне булып узган әлеге матур чарада, үзебезнекеләр, Актаныш технология техникумы студентлары, уңышлы чыгыш ясады. Тырыш хезмәт - матур  нәтиҗә!

 Техникумыбыз директоры Ландыш Җәүдәт кызы Шамсуновага чиксез рәхмәтләребез! Һәр баланың иҗади сәләтен ачу, матур нәтиҗәләргә ирешү, һәрьяклап юл, ярдәм күрсәтү җитәкчебез тырышлыгы.

 Ландыш Җәүдәт кызы: "Сәләтле балаларыбыз күп, килешерсез. Үзебезнең техникум  егет-кызларыбызга сокланып карыйм! Укуда да, сәнгатьтә дә алдынгылар алар! Шәхсән минем фикерем, һәр балага үз юлын табу, үз сәләтен ачу өчен барлык мөмкинлекләр тудыру - төп бурыч. Рәхәт булып китә, әйтимме кайчан? "Бу егетне ничек сәхнәгә чыгардыгыз сез, мәктәптә җырламый иде бит? "...  Җырлый, үзебездә, техникумда! Сөенәбез, горурланабыз, сәнгатькә гашыйклар күп егет-кызларыбыз арасында. 

 "Йолдызлык-2023" бәйгесенә әзерлек, әйтергә кирәк, елдагыча оешкан төстә барды. "Быел яңа сәхнә костюмнарын тагы да арттырдык.Җитәкчебез Ландыш Җәүдәт кызына рәхмәтләребезне юллыйбыз. Максатларыбызны тормышка ашыруда нәкъ менә аның ярдәме зур. Җырлап-биеп кенә эш бармый,  диючеләр дә табылыр. Зур тырышлык куеп, курку-каушауларны җиңеп,  сәхнә түрендә балкыган егет-кызларыбыз - безнең горурлык!", дип фикерләрен җиткерде укыту-тәрбия буенча директор урынбасары Нәркизә Галыймҗан кызы Фатихова.

 Чыннан да, техникумыбызда белем алучы студентларыбызга сәнгать юнәлешендә үзләрен сынап карау өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Бию, вокал түгәрәкләренә теләп йөриләр студентлар.

                               Уку йортыбызда "Энҗе", "Яшьлек" һәм "Дулкын" бию ансамбльләре матур эшчәнлек алып бара. Быел да "Йолдызлык" фестивалендә зур әзерлек белән сәхнә тотты биючеләребез. Төркем җитәкчеләре Айнур Инсан улы Хөсәенов һәм Айзирәк Илгиз кызы Лукманова, гадәттәгечә, югары дәрәҗәдә һөнәри осталык,  тырышлык күрсәтеп, бердәм матур  нәтиҗәләргә ирештеләр.  Рәхмәтләребез зур аларга! Биючеләребез 1 дәрәҗә лауреатлар! 

                              Егет-кызларыбыздан оешкан вокал ансамбль - техникумыбыз горурлыгы. Җырчыларыбызның остазы Сирина Муллаян кызы Исламованың матур хезмәт "җимешләре" алар. Сәхнә тутырып моң тараткан җырчы кызлар-егетләрнең үзебезнекеләр булуы - зур сөенеч! 

 Конферанс, вокал-соло, вокал-трио номинацияләрендә дә уңышларыбыз күркәм. Гомумән, сәнгатьне үз итә, сәнгатькә тартыла техникумлылар. 

                              "Йолдызлык -2023" фестивалендә Актаныш технология техникумы 1 урында. Уртак максатлар көчле итә диләр, чыннан да шулай. Әлеге уңышка ирешүдә үз көчен-хезмәтен керткән һәркемгә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Җырлы-моңлы Актанышыбызда сәләтле балаларыбызның уңышларына сөенеп яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев