«Ак Барс» кошчылык комплексы тавыгында ике тапкыр сальмонелла табылган
Республикада

«Ак Барс» кошчылык комплексы тавыгында ике тапкыр сальмонелла табылган

Роспотребнадзор Зеленодольск районындагы «Сосновый Бор» лагеренда азык-төлек тикшергәндә бройлер чебие түшкәсендә бактерияләр тапкан.

 

Соңрак Киров өлкәсендәге шаурма кибетен тикшергәндә "Пестречинка" тавыгында сальмонелла ачыкланган. "Пестречинка" һәм "Яратель" продуктлары татарстанның шактый кибетендә сатыла. Бу бактерия эчәклекне зарарлый, авыр очракларда кан агулану кебек җитди катлаулануларга китерә.

Хәзерге вакытта предприятиегә әлегә кисәтүләр генә бирелгән.


Нет комментариев