Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Иң еш очрый торган сорау: «Контракт төзү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?»

Бүген Чаллыда журналистларга контракт буенча хезмәт итү мәсьәләләре буенча 117 номерлы кайнар линиянең контакт-үзәге эше турында сөйләделәр.

Бу телефон номерына кемнәр еш шалтырата, армиягә алынасы кандидатлар өчен нинди критерийлар билгеләнгән һәм үзәк хезмәте белән чит ил кешеләре кызыксынуы турында «Татар-информ» репортажында.

«Чаллы һәм бөтен Татарстанга консультация үткәрәбез»

117 номерлы кайнар линиянең контакт-үзәге операторлары РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү турында барлык сорауларга җавап бирергә һәм контракт төзергә теләүчеләргә консультация үткәрергә әзер.

Әлеге үзәк Чаллыдагы бер бинаның тулы этажында урнашкан. Биредә 60ка якын кеше эшли. Мондый үзәк Казанда да бар.

Контракт буенча хезмәт итү турында кызыксындырган төрле сорауларга җавап алу өчен 117 номерлы кайнар линиягә шалтыратырга була. Өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча 122 номерлы кайнар линия эшләвен дәвам итә.

«Безнең контакт-үзәк 2023 елның мартында ачылды. Без контракт буенча хезмәт итү өчен кандидатларга консультация үткәрәбез. 117 номерлы кайнар линия эшләгән дәвердә ике үзәккә дә – Чаллы һәм Казанга 12 меңгә якын шалтырату килде», – дип сөйләде контакт-үзәкнең операцион директоры Алексей Сиитов.

Аның сүзләренчә, кандидатларны күбрәк контракт төзү шартлары турында сораулар, сәламәтлек һәм яшь чикләүләре кызыксындыра.

Тулысынча бу хакта «Татар-информ» сайтында — бу сылтама аркылы уку мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев