Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Казан сөлгесе» IX Халыкара җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсына гаризалар кабул ителә

28-30 августта Казанда «Казан сөлгесе» IX Халыкара җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы була. Бу хакта «Сәйдәш» мәдәният үзәге сайтында хәбәр ителә.

Оештыручылар әйтүенчә, фестивальнең атамасы «Казан сөлгесе» дигән борынгы татар халык җыры исеменнән алынган. Татарлар өчен ап-ак, осталар кулы белән чигелгән «Казан сөлгесе» – кешенең күңел сафлыгы, Сабантуй – татар халкының төп бәйрәме символы, диелә хәбәрдә.

Әлеге чараның үзенчәлеге шунда: фестивль-конкурста үзешчән сәнгать осталары, профессиональ артистлар, студентлар һәм иҗади уку йортларын тәмамлаучылар катнаша ала. Моннан тыш, иҗади ярышта яшь буенча чикләүләр юк, анда балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала.

Конкурсантларны түбәндәге номинацияләр буенча бәяләячәкләр: халык җыры (соло), халык җыры (ансамбль), халык биюе (соло, ансамбль), халык инструменталь музыкасы (соло, ансамбль), җыр һәм бию ансамбле.
Нигезләмә белән тулырак танышып чыкканнан соң, гаризаларны, видеоматериалларны 20 августка кадәр kazanskoe.polotentse@bk.ru почта адресына юлларга кирәк.

Бәйгедә 4 яшьтән алып балалар һәм олыларга катнашу мөмкинлеге бар. Фестиваль-конкурс программасы сайлап алу һәм лауреатларны, дипломантларны билгеләү турларыннан тора. Берничә яшь категорияләргә бүлеп сайлау каралган: 4-10 яшь (балалар), 11-14 яшь (яшүсмерләр), 15-22 яшь (яшьләр), 23 яшь һәм өлкәнрәкләр (зурлар).

Катнашучылар төрле характердагы ике әсәр башкарырга тиеш. Һәр номерның озынлыгы 4 минуттан артмау зарур. Катнашучыларның чыгыш тәртибен жюри билгели. Фестиваль-конкурста катнашу бушлай.

Фестиваль-конкурсның җитәкчесе һәм проект авторы – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Лима Кустабаева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев