Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Су белән шаяру яхшыга илтми: Батып үлә язганнар...

Кама буйлап кабартылган матрасларда йөзүче яшьләр көчле агымга дучар булганнар...

Кичә, 17 июньдә, 18.30 сәгатьтә, Татарстанның Лаеш районындагы «Именьковский» дача җәмгыятеннән дүрт кеше агым белән китте. Ике егет һәм ике кыз кабартылган матрасларда шуалар, ләкин бу урында елганың хәйләсен исәпкә алмыйлар.

Халыкны коткару өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Лаеш инспекторлык бүлеге инспекторлары чыккан. Бер сәгатьтән яшьләрне ярга алып килделәр. Медицина ярдәме беркемгә дә кирәк булмаганы куанычлы.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кызларның берсенә 16 яшь булган. Аның ата-анасына карата беркетмә төзелде.

Бу хакта «Челнинские известия» сайтында коллегабыз Валентина Шестирова яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев