Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарларның чәкчәге Кытайларның шацимасына нык ошаган икән

Татарларның чәкчәге Кытайларның шацимасына нык ошаган икән. Бу хакта Казанга БРИКС саммитына килгән Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин әйткән.

 

Кытай лидеры Си Цзиньпинны халыкара аэропортта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды. 

Башка кунакларга кебек үк, Си Цзиньпинга да чәкчәк белән сыйланырга һәм тоз белән каравай ашарга тәкъдим иттеләр. 

Си Цзиньпин Казанда БРИКС саммитына әзерлекне югары дәрәҗәдә дип бәяли. 

Сезнең республикага әллә кайчан киләсем килгән иде, - дигән Кытай лидеры Рөстәм Миңнехановка.

Ә шацимага килгәндә, аны кытайлар бал, мәк, корица, хәтта борычлап та пешерәләр, ди.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев