Актаныш

Актаныш районы

16+
Республикада

Татарстанда «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының төбәк этабы башланды

«Демография» илкүләм проекты кысаларында яңадан укыган татарстанлылар үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр.

 

 

 

 

Татарстан Республикасында 25 июньнән төрленоминацияләр буенча «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабыуза, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы. 

27 июньдә Казанда «Икенче старт» номинациясендәтөбәк этабы узачак. Элегрәк «Демография» илкүләмпроекты кысаларында эшче белгечлегенә яңадан укытуузган һәм карьера юлын нольдан башлаган кешеләр үзосталыкларын күрсәтә һәм федераль этапта катнашуөчен көрәшә алачак. Конкурс номинациясе эшчеһөнәрләренең абруен күтәрү өчен, эшкә урнаштыруярминкәсенең федераль этабы кысаларында узачак.

«Икенче старт» номинациясендә инженерлар, слесарьлар, IT-белгечләр һәм башка һөнәр ияләрекатнаша ала. Катнашучылар арасында –«Метроэлектротранс» МУП, «Казанькомпрессормаш» АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «ПОЗиС» АҖ һәм, әлбәттә, «Казан вертолет заводы» АҖ хезмәткәрләре. Төбәкэтабы Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге базасындаузачак», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итүһәм социаль яклау урынбасары Клара Таҗетдинова.

Аның сүзләренә караганда, татарстанлылар 20 конкурс номинациясенең 17сендә катнашыргапланлаштыра. Төбәк этапларында җиңүчеләр федеральэтапка барачак, ә федераль этапта җиңүче акчалата приз – бер миллион сум алачак.

Шулай ук 22–26 сентябрьдә Татарстанда«Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы»номинациясендә конкурсның федераль этабы узачак.

«Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы 2012 елданбирле ел саен үткәрелә. 2025 елдан ул «Кадрлар»илкүләм проектының бер өлеше булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев