Актаныш

Актаныш районы

16+
Республикада

Татарстанда Идел елгасында боз ката башлады

Татарстан Республикасы территориясендә Идел елгасында боз кату процессы башланды. Бу хакта суднолар йөреше өлкәсендәге җаваплы оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Шул ук вакытта белгечләр боз өстенә чыгуның тормыш өчен зур куркыныч тудыруын искәртә. Беренчедән, боз калынлыгы бертөрле түгел, аның ныклыгын күз белән генә ачыклап булмый. Икенчедән, яңа гына туңа башлаган һәм соңгы боз аеруча хәтәр санала, чөнки ул иң сынучан була, дип ассызыклыйлар матбугат хезмәтендә.

Татарстанда климатик кыш узган атна башында аномаль җылы һава торышын алыштырды. Бүген кич белән республикада кабат бураннар көтелә, күз күрү мөмкинлеге начараюы ихтимал.

Казан — Югары Ослан паром кичүе 10 декабрьдән эшен туктатты. Боз тиешле калынлыкка җиткәч, кичү кышкы режимда яңадан эшли башлаячак.

Су дәрәҗәсе күтәрелү сәбәпле, Росводресурслар Куйбышев сусаклагычыннан су агызу күләмнәрен 20 гыйнварга кадәр көйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев