Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанда социаль контракт нигезендә дәүләттән ярдәм алып булуы турында искәрттеләр

Шушы көннәрдә Татарстанның Аксубай районы администрациясендә узган ведомствоара комиссия утырышында үз эшен ачу өчен социаль контракт төзергә теләгән үзмәшгуль кешеләрнең бизнес-планнары тикшерелде.

Администрациядә әйтүләренчә, аз керемле гаиләләргә һәм аз керемле ялгыз гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләттән социаль ярдәм күрсәтү белән бәйле чаралар «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 

Социаль контракт – авыр тормыш шартларында калган кешеләргә адреслы ярдәм. Ул гаиләгә яки ялгыз кешегә авырлыкларны җиңәргә булыша торган тулы бер чаралар комплексын үз эченә ала. Аның бурычы – кешене яшәрлек акча белән тәэмин итү генә түгел, ә даими керем ала башларлык гамәлләргә этәрү. 

Социаль контракт ярдәмендә эш табарга, үз эшеңне ачарга, шәхси хуҗалыкны үстерергә, тормышта юлыккан авыр хәлне җиңеп чыгарга мөмкинлек бирелә.

Гражданин яки гаилә эш эзләү өчен социаль контракттан файдалана ала. Бу очракта социаль яклау органы белән контракт төзегән көнне һәм аннан соң тагын әле эшкә урнашкан көннән беренче 3 ай дәвамында яшәү минимумы күләмендә түләүләр тәкъдим ителә. Шулай ук үз эшеңне ачу өчен дә социаль контракт төзеп була: аның буенча бер тапкыр 350 мең сумга кадәр түләү каралган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү максатында төзелгән социаль контракт буенча бер тапкыр 200 мең сумга кадәр түләнә.

Авыр тормыш шартларында калган кешеләрнең исә ярты елга кадәр срокка айлык яшәү минимумы күләмендә матди ярдәм алу мөмкинлеге бар. 

Район социаль яклау бүлегендә искәртүләренчә, социаль контракт – ул түләүләр генә түгел, аны ярдәм таләп ителгән гражданга яки гаиләгә аякка басарга булыша торган шәхси гамәлләр планы дип аңларга кирәк. 

Социаль контрактка эшсезләр генә дәгъва итә ала дигән шарт юк. Әгәр ялгыз яшәүче гражданинның яки гаиләнең һәр кеше башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумы күләменнән кимрәк икән, алар дәүләтнең социаль контракт программасында катнашырга хокуклы. Эшсез яки эш эзләүче статусы исә социаль контрактны эш эзләү өчен төзегәндә генә кирәк. 

Администрациядә социаль контрактка дәгъва итүченең кереме ничек исәпләнүе турында аңлаттылар. Гариза бирү алдыннан соңгы өч айда һәр кеше башына уртача күпме керем туры килгәне исәпкә алына. Бер гаилә әгъзасына туры килгән керем «Гаиләнең гомуми кереме / 3 ай / гаилә әгъзаларының саны» формуласы буенча санап чыгарыла.

Социаль контракт төзегән очракта эшсезлек буенча пособие түләүләр үз көчендә кала, чөнки бу мәшгульлек үзәкләре эшсез гражданинга күрсәтә торган ярдәмне алыштырмый, ә шуңа өстәмә генә.

Социаль контрактны яшәгән төбәктә даими теркәлгән кешеләр дә, вакытлыча гына теркәлгәннәр дә төзи ала.

Социаль контрактка дәгъва итү өчен бизнес-план төзергә «Минем бизнес» үзәгендә «Эшмәкәр әлифбасы» онлайн дәресләрендә бушлай өйрәтәләр. «Эшмәкәр әлифбасы»на МСП.РФ цифрлы платформасында теркәлеп була.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешне колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» дип аталган яңа илкүләм проектлар башлануын игълан итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев