Актаныш

Актаныш районы

16+
Республикада

Татарстанда сукбай этләргә контроль көчәйтелә

Татарстан Республикасында сукбай хайваннар санын һәм алар белән бәйле куркыныч хәлләрне контрольдә тоту максатыннан яңа закон проекты әзерләнә. Әлеге инициатива кешеләргә, шул исәптән балаларга карата этләр һөҗүме очраклары ешайганнан соң барлыкка килде. Кайбер фаҗигаләр үлем белән тәмамланды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илшат Гиниятуллин хәбәр итте.

 

Кырыс чаралар күрүгә сәбәп булган очраклар җәмәгатьчелектә зур резонанс тудырды. Күптән түгел Зеленодольск шәһәрендә этләр өере тешләгән 9 яшьлек кыз бала хастаханәдә вафат булды. Узган елның ноябрендә Самосырово бистәсендә сукбай этләр һөҗүменнән хатын-кыз гомерен югалтты. Бер ай чамасы элек Түбән Кама районында да этләр өйсез ир-атка һөҗүм иткән: ул озак вакыт аңсыз хәлдә ятты, аягын кистерергә мәҗбүр булды һәм гомере өчен көрәште.

Бу вакыйгалар Красноярск краеның Кузнецово авылында 10 яшьлек баланы этләр өере талап үтерү фаҗигасе белән дә аваздаш. Малайның әнисе Елена Кривошеина Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, «Хайваннарга җаваплы караш турында»гы 498 нче федераль законны яңадан карауны сорады. Аеруча сәламәт сукбай хайваннарга эвтаназия ясауны тыю турындагы норма ил күләмендә кискен бәхәсләр уята.

Хакимият мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Татарстанда 20 меңнән артык сукбай хайван исәпләнә.

Илшат Гиниятуллин ассызыклаганча, гамәлдәге федераль закон хайваннарны массакүләм юк итүне тулысынча тыя.
— Федераль закон нигезендә хайваннарны үтерү рөхсәт ителми. Алар тоткарланып, приютларга урнаштырылырга тиеш, — диде ул.

Шул ук вакытта хәзер кулланыла торган ОСВВ системасының (тоту – стерильләштерү – вакцинация – кире җибәрү) сукбай хайваннар санын киметүдә тиешенчә нәтиҗә бирмәве дә билгеләп үтелде. Приютларда стерильләштерелгән, агрессия күрсәтмәгән хайваннар кабат элекке яшәү мохитенә кайтарыла.

Әзерләнә торган яңа закон проекты Татарстан Министрлар Кабинеты вәкаләтләрен киңәйтүне күздә тота. Аерым алганда, республика территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертү мөмкинлеге карала. Шулай ук хайваннарны приютларда мәҗбүри күзәтү астында тоту нигезләре дә киңәйтеләчәк. Документта хәлне экстраординар дип тану критерийлары һәм хайваннарны тоту тәртибе ачык итеп билгеләнәчәк.

ТР Баш ветеринария идарәсенең хокук бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шаяхмәтов билгеләп үткәнчә, Россиядә сукбай хайваннарны тулысынча эвтаназияләү турында сүз бармый.
— Эвтаназия якынча биш процент чамасы гына булырга мөмкин, — диде ул. Мондый тәҗрибә инде илнең 13 төбәгендә кулланыла: махсус режим кертелгән очракта, тоткарланган, вакцинация үткән һәм 20 көнлек карантиннан соң приютларга урнаштырылмаган хайваннарга карата әлеге чара кулланыла.

Яңа закон проекты җәмәгать иминлеген тәэмин итүгә һәм кешеләр белән хайваннар арасында хәвефсез баланс урнаштыруга юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев