Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

ТР Фотографлар берлегенә Сергей Красиков рәислек итә башлады

8 декабрьдә, башкалабыз Казанда Татарстан Республикасының Фотографлар берлегенең хисап-сайлау җыелышы үтте.

Җыелышта «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та катнашты. Шамил Мөхәммәт улы союз әгъзаларына уңышлар теләде, киңәшләрен белдерде. Алга таба да шулай ук нәтиҗәле итеп эшләргә, алга таба да республикабыз үсешенә өлеш кертегез, диде. Союзның экс-рәисе, күренекле фотограф Рамил Гали берлек эшенә нәтиҗә ясады, аңлашылмаучанлыкларга ачыклык кертте. Лаеклы затлар матур хөрмәтләүләргә лаек булдылар. 

Утырыш уңышлы үтте. Яңа рәис, худсовет сайланды, берлекнең төрле тармаклары өчен җаваплылар билгеләнде. Утырыш бергәләп истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Әйткәндәй, ТР Фотографлар берлеге яңа әгъзалар даими төстә тулыланып тора. Мәсәлән, 2022 елдан алып безнең яшь коллегабыз Юлай Низаев та әлеге гильдия сафында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев