Түбән Кама һәм Яр Чаллы урап узу юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла
Татарстанда Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу юлында төнге вакытта транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатылып торачак. Бу карар рамалы конструкция урнаштыру эшләре алып барылу белән бәйле, дип хәбәр итә «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте.
Мәгълүматка караганда, 15 декабрь көнне 23.00 сәгатьтән 16 декабрь көнне 02.00 сәгатькә кадәр М-12 «Көнчыгыш» федераль трассасының 1066 нчы чакрымында, Түбән Кама һәм Яр Чаллы урап узу участогында, ике юнәлештә дә 15 минутлык интерваллар белән хәрәкәт вакытлыча туктатылачак.
Юл йөрүчеләрдән вакытлыча куелган юл билгеләренә игътибарлы булуларын һәм маршрутларын алдан ук планлаштыруларын сорыйлар. Монтаж эшләре тәмамланганнан соң, юл хәрәкәте гадәти режимда яңадан торгызылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев