Актаныш

Актаныш районы

16+
Актаныш- саннарда

Төп дәүләт имтиханын сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

9 нчы сыйныфны 340 укучы тәмамлады. 338 укучы төп дәүләт имтиханы, 2 укучы сәламәтлекләренә бәйле рәвештә дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырды.

Иң күп сайлана торган предметлар «Информатика» — 178 укучы, «Җәмгыять белеме» — 110 укучы, «Татар теле» — 111 укучы, «География» — 138 укучы, «Биология» — 82 укучы.

Иң аз сайлана торган предметлар: «Рус әдәбияты» — 6 укучы, «Инглиз теле» — 19 укучы, «Физика» — 15 укучы, «Химия» — 16 укучы, «Тарих» — 1 укучы.

Фәннәр

Укучылар саны

2022-2023

2023-2024

2024-2025

Математика

337

369

340

Рус теле

337

369

340

Информатика һәм ИКТ

241

240

178

Җәмгыять белеме

148

112

110

Татар теле

88

85

111

География

97

147

138

Биология

43

93

82

Инглиз теле

18

21

19

Физика

10

6

15

Химия

13

23

16

Тарих

6

4

1

Рус әдәбияты

2

1

6

ГВЭ

5

3

2

Районның уртача билгеләрен республиканыкы белән чагыштырганда рус теле, математика, физика, җәмгыять белеме, география, тарих, инглиз һәм татар теле фәннәреннән уртача билге югары.

Химия, биология, информатика, рус әдәбияты фәннәреннән уртача билгеләр түбән.

 

Фәннәр

2023

2024

2025

Динамика

Район

РТ

Район

РТ

Район

РТ

Район

РТ

Рус теле

4,07

4,13

4

4,08

3,96

3,85

-0,04

-0,23

Математика

3,82

3,72

4

4,03

4,18

4,07

+0,18

+0,04

Физика

3

3,84

4,33

4,09

4,41

4,24

+0,08

+0,15

Химия

5

4,57

4,6

4,44

4,00

4,35

-0,60

-0,09

Биология

4

4,06

4,3

4,31

3,89

4,18

-0,41

-0,13

География

4

4,17

4,18

4,15

4,53

4,31

+0,35

+0,16

Җәмгыять белеме

4

3,74

3,71

3,61

3,75

3,62

+0,04

+0,01

Информатика

4

3,74

3,66

3,82

3,51

3,78

-0,15

-0,04

Тарих  

4

4,01

3,75

4,08

5

4,14

+1,25

+0,06

Инглиз теле

5

4,54

4,24

4,53

4,63

4,57

+0,39

+0,04

Рус әдәбияты

4

4,48

4

4,50

4,16

4,52

+0,16

+0,02

Татар теле

4

4,44

4,14

4,51

4,68

4,58

+0,54

+0,07

Республикада туган тел буенча үтә торган төп дәүләт имтиханына җитди игътибар бирелә. 2024 нче елда имтиханда 85 укучы катнашты, быел бу сан -111. Богады, Меңнәр, Чуракай, Уразай, Чалманарат, Иске Кормаш, Яхшый, Татар Ямалысы мәктәбенең барлык укучылары да татар теленнән төп дәүләт имтиханы тапшырдылар. Байсар, Такталачык, Аккүз, Әлем, Әтәс, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укучылары да иң күп катнашучылар рәтендә.

Күҗәкә, Теләкәй мәктәпләреннән татар теленнән имтихан бирүче булмады. Узган уку елында 7 мәктәптән укучылар татар теленнән имтихан тапшырмаган иде (слайдта чагыштырыла).

Үзебезгә 111 укучы күп тоелса да, башка районнар белән чагыштырганда чыгарылыш сыйныф укучыларының процент нисбәтеннән чыкканда бу сан түбән.

Имтиханнарда төп этапның беренче агымында иң күп "2"леләр информатика фәне буенча. Бу фәнгә җитди карау сорала.

9 нчы сыйныф укучылары арасында сайлап алу буенча имтиханга өстенлек 11 нче сыйныф укучыларын сайлаудан нык аерыла. 9 нчы сыйныфта укучыларга, аларның ата-аналарына һәм укытучыларга имтихан тапшыру өчен фән сайлап алуга җитди карарга кирәк. Чөнки алдан әзерләнмичә генә тапшыруга уйланылмаган якын килү имтихан нәтиҗәләре күрсәткечләрен киметүгә китерә.

Төп белем бирү уку программаларын үтәү барышында профильле укытуны алдан планлаштырырга кирәк, ул белем бирү сыйфатын күтәрүнең һәм БДИны уңышлы тапшыруның мөһим чарасы булып тора.

Хөрмәтле директорлар, предмет ияләре, сыйныф җитәкләре! Укучыларның 9 нчы сыйныфта профильле предметларны аңлы рәвештә сайлауларын тәэмин итү өчен әти —әниләр, укучылар белән системалы эш алып баруыгызны сорыйм. Шуны да әйтергә кирәк, 2026 елдан ТДИны БДИ форматында уздыру планлаштырыла,- дип мөрәҗәгать итте район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев