Сабыйлар күбрәк туган
Илдә демографик хәл шактый кискен тора. Ә менә Актаныш районында бу вәзгыять нинди?
Ел башыннан бездә 106 бала дөньяга аваз салган. Бу сан узган елгыга караганда 4 күбрәк. Әле Ходай насыйп итсә бу сан ел ахырына тагы да үсеп китәр.
- Абортларны акламаган хәлдә дә, кайчагында эшсез, тораксыз, терәксез, ярдәмчесез хатын-кызларның бала табулары хафага сала... Бу уңайдан бөтен дөнья хөкүмәтләре борчылуларын белдерә. Кытайның кайбер төбәкләрендә туымны арттыруга дәртләндерү өчен акчалата субсидияләр булдырганнар. Россия Президенты Владимир Путин да демографиянең ил өчен төп проблемаларның берсе булуын еш билгели.
Бу урында 306 райондашыбыз фани дөнья белән хушлашкан. Былтыргы сан бу очракта — 318 булган. Менә шундый хәлләр, иптәшләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев