Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Актаныш- саннарда

Актаныш агрегат заводы быел 1 миллиард 500 миллион сумлык товар сатарга җыена

Актаныш агрегат заводы соңгы ике елда 45 төр номенклатураны үзләштергән районыбызның иң эре сәнәгать оешмасы. Заводның генераль директоры Артем Егоров предприятие КамАЗ автомобиленең «К-4-С» буынының кулланылыштан китүе белән бәйле кризисын уңышлы үтеп чыкты, ди.

Актаныш агрегат заводы дистә еллар дәвамында Чаллыдагы КамАЗ заводы өчен берничә төр мөһим деталь җитештерә. Соңгы ике елда 45 төр яңа номенклатура үзләштерелгән.

 КамАЗ автомобиленең "К-4-С" буынының кулланылыштан китүе белән бәйле кризисны да уңышлы үтеп чыга ул. «К-3» номенклатурасының  күләмен арттыруга  ирешә. Хәзер инде Актаныш агрегат заводы КамАЗ ПАО белән генә түгел, «Урал», «ПАЗ» автомобиль заводлары белән дә килешүләр төзеп аларга да детальләр коя башлады. Киләчәктә «Россельмаш» белән дә элемтәләр булдырып производствоны киңәйтү максаты куела. 

- Актаныш агрегат заводының базар мөнәсәбәтләрендәге урыны елдан-ел зурая. 2022 елда без  700 миллион сумлык товар җитештерсәк, 2023 ел нәтиҗәләре буенча сатулардан 1 миллиард 100 миллион сумлык табыш алуга ирештек. 2024 елда 1 миллиард 500 миллион сумлык товар сатарга җыенабыз,-  ди  Артем Алексеевич. 

 

Актаныш агрегат заводы районыбызны эш белән тәэмин итүче үзәк тә әле ул. Заводта шулай ук күрше Башкортстаннан да килеп эшләүчеләр бар. Узган елларда завод штатында 100 кеше булса, хәзерге вакытта 196 кадрга штат бар. Бүген заводта 179 кеше хезмәт куя.

- Бүген без өчьеллык стратегик план нигезендә эш башкарабыз. Завод янәшәсенә өстәмә корпуслар сафка басачак. Озакламый завод ишек алдына склад төзеп куячакбыз. Төзелешләрне алга таба да дәвам итәчәкбез. Киләчәккә хыялларыбыз якты һәм зур,- дип безне кыскача планнары белән таныштырыды заводның генераль  директоры Артем Егоров.

Замана вәзгыяте үзенең шартларын тәкъдим итә, машина базарыннан Европа автомобильләре акрынлап китә, алар урынына үзебезнең бренд булган йөк машиналары киңрәк урын ала. КамАЗ автомобильләре ышанычлылык ягыннан Кытайда җитештерелгәннәреннән күпкә өстен.

 КамАЗларны ясауда Актаныш агрегат заводы детальләре аерым бер урын алып тора, бу- Актаныш өчен олы горурлык!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев