Бакчачыга рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кура җиләге куаклары хакында сүзем
Ай уртасына кадәр 1 метрдан узып киткән яшь үсентеләренең очларын өзәләр, бу алар ботаклансын өчен эшләнә.
-
Бакчада көткән ашыгыч эшләр
Июньдә быел алыначак уңышның җимшәннәре формалаша.
-
Кычыткан төнәтмәсе җиләк уңышын арттыра
Әлеге төнәтмә туфракны калий, кальций, тимер һәм марганецка баета, шунлыктан тамыр системасын көчәйтеп җибәрә, уңыш күләмен арттыра.
-
Аккүз мәктәбе укучылары авылның «Мичурины»- Гаяз Анамов бакчасында экскурсиядә булдылар
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2, 3 класс укучылары 15 ел бакчачылык эше бн шөгыльләнгән, авылыбыз Мичурины - Анамов Гаяз абый белән очрашуда булдылар.
-
Роза куакларын сода «яшәртә»
5 литр суга 1 аш кашыгы чәй содасы, ярты чәй кашыгы нашатырь спирты, 1 чәй кашыгы магний сульфаты һәм 1 чәй кашыгы уылган кер сабыны салып болгатабыз.
-
Помидор туфракның дымлы, ә һаваның коры булуын ярата
Һәр үсемлекнең дымга таләбе төрле.
-
Помидорларны күчерер алдыннан өч яфрагын өзегез
Бакчачыларның күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль вакыты. Бу көннәрдә күпләр помидорларын ачык грунтка күчереп утырта. безнең киңәшләр сезгә мул уңыш алырга ярдәм итәр.
-
Чүп үләннәре әчеткесен яшелчәләргә сипсәң, уңыш бермә-бер арта
Бакчачылар бәрәңге түтәлендә эт эчәге күп булудан зарлана. Аннан ничек котылырга белми аптырыйлар. Ул бәрәңге сабагын бер «буып» алса, үсүенә комачау итеп ята. Әмма белгечләр әйтүенчә, «икенче икмәк»нең төп дошманы - сарут (пырей), халык телендә аны кыяк үлән дип тә атыйлар. Ул бәрәңге үсешенә шулкадәр нык комачау итә ки, тамырлары белән бүлбеләрне дә чорнап, булган барлык кирәкле матдәләрне үзенә туплап ята.
-
Суганнарны черетмәс һәм чирләтмәс өчен бездән иң үтемле киңәшләр
Без ел да суганнарны эшкәртеп кенә утыртабыз.
-
Колорадо коңгызына каршы көрәшкә күп калмады
Кызганычка каршы, бу зыянлы бөҗәкне берничек тә бетереп булмый, алай да аларга каршы көрәшү ысуллары бар. Никадәр уңышлы - сынап карыйк.
-
Җиләк уңышын арттырыйм дисәк...
Иң беренче эш итеп кыш чыккан җиләкләрнең иске, авыру яфракларын кисеп, төпләрен йомшартып чыгабыз.
-
Кишерне кайчан чәчәргә кирәк?
Кишер чәчү буенча формалашкан сроклар бар. Аның берсе - апрель ахыры-май башында һәм икенчесе 10-15 июньдә. Ни өчен ике вакытта?
-
Теплицагыз буш тормасын!
Чыннан да, теплицаны нигә әле буш тотарга? Иртә өлгерешле яшел тәмләткечләр утыртсак, Май бәйрәмнәренә тәүге уңышны да җыеп алырга мөмкин ләбаса!
-
Теплицаларны яшелчә утыртырга әзерлибез
Беренче эш итеп, яхшылап тырмалап,жыештырып алабыз.
-
Кыяр орлыгы алдыгызмы әле?
Бүген кибет киштәләрендә нинди генә орлык юк: күзләр камаша. Хаклары да төрле. Әлбәттә, кайсын алырга да белмисең. Кыйммәтле орлык алып та, уңышсыз калган еллар була.