Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Бүген “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе кысаларында район җитәкчесе Ленар Зарипов беренче сыйныф укучыларына мәктәп букчалары тапшырды

“Мәктәпкә әзерләнергә булыш” хәйрия акциясен йомгаклау быел да укытучыларның август киңәшмәсе башланыр алдыннан бәйрәм рухында узды.

            Актаныш авылында яшәүче беренче класска керүчеләр Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты каршындагы мәйданга җыелды.  Алар нигездә, күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, чит гаиләгә тәрбиягә һәм опекага алынган балалар.

          Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов аларның барысына да мәктәп сумкалары һәм уку әсбаплары җыелмасы тапшырды.


            - Балаларны мәктәпкә тиешенчә җыендыру, аларны барлык уку кирәк-яраклары белән тәэмин итү – уртак бурычыбыз, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов. Бу һәр гаиләнең дә хәленнән килмәскә мөмкин. Ләкин безнең районда бердәм халык яши. Шушы хәйрия акциясенә кушылып, балаларны шатландырган һәркемгә олы рәхмәтемне ирештерәм. Сабыйлар рәхмәте сезгә меңе белән кайтсын, эшләрегез гөрләп барсын! Барлык балалар да яхшы билгеләренә генә тырышып укыр дип ышанам.

 

                 Быел Актаныш районында 260 бала беренче сыйныфка укырга бара. Аларның 37сенә ярдәм күрсәтелә. 2-11 сыйныф укучылары арасында 105 бала яңа уку елына әзерлек буенча адреслы булышлык алды. Шулай итеп район буенча 142 укучының гаиләсенә матди ярдәмгә ия булды.

            Районыбыздагы оешма-предприятие ,хуҗалыклар, спонсорларга, эшмәкәрләр, мәгариф хезмәткәрләре һәм шәхси затларның финанс ярдәме белән “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе кысаларында 263050 сум акча жыелды. 

                  Яңа уку елы алдыннан “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” хәйрия акциясе райондашларыбызда хуплау тапты.

 Безнең районда ул унбишенче тапкыр үткәрелде. Шушы еллар эчендә игелекле затлар меңнәрчә балага ярдәм кулы сузганнар. Беренче сыйныф укучыларын тәбрикләү тантанасын Алмазия Хаҗиева алып барды, "Тамчы" вокаль ансамбле һәм кадет-интернат мәктәбенең уен кораллары оркестры "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе уңаеннан оештырылган бәйрәмне ямьләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев