Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Актаныш районындагы Әрмән общинасы «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясе кысаларында балаларга мәктәп кирәк-яраклары бүләк итте

Тиздән 1 сентябрь. Әти-әниләр мәктәптә укучы балаларын укырга барырга әзерли. Форма-костюмнар, спорт киемнәре сатып алалар. Әле эш моның белән генә бетми, букчасы, канцелярия товарлары, өстәмә китаплар да шактый кирәк. Менә шундый ыгы-зыгылы вакытта «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясе мохтаҗ гаиләләргә ярдәмгә килә дә инде.

            Актаныш районындагы Әрмән җәмгыяте вәкилләренә, аерым алганда эшмәкәр Авдалян Алик Нодарикович "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясенә беренчеләрдән булып кушылды.

Иганәче Такталачык коррекцион мәктәбе укучыларына зур ярдәм күрсәтте, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга мәктәп кирәк-яраклары бүләк итте. 

         Бу шатлыклы вакыйгада катнашкан җитәкчеләр- район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова, "Игелек үзәге" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Дәния Касыймова, Такталачык коррекция мәктәбе директоры Наилә Хаҗиева укучыларга укуларында уңышлар, ә хәйрияче Алик Авдалянга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

Алик Нодарикович күптән түгел мөмкинлекләре чикле балаларны искиткеч ял мизгелләре белән дә сөендергән иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев