Экология рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районыбыз урманнарына гадәттән тыш янгын куркынычы яный
Урманнардагы гадәттән тыш янгын куркынычы 5 төрле класс белән билгеләнә, иң куркынычы- 5 класслысы республикабызның 13 муниципаль районына- Актаныш, Әгерҗе, Баулы, Азнакай, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Тукай, Ютазы һәм Чаллы шәһәре округындагы урманнарга яный. Бу табигатьтәге соңгы елларда күрелмәгән эсселек, корылык белән бәйле.
-
Өстәмә белем бирүдә – экологик тәрбия: Пучы Балалар иҗат үзәгендә мөһим темага сөйләштеләр
Бүгенге көндә экология дөньякүләм әhәмиятле, актуаль мәсьәләләрнең берсе. Зур темплар белән үсә барган фән һәм техника казанышлары арткан саен, экологик проблемалар да күбәя бара. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык – табигатьне саклау өчен көрәшнең бердәнбер юлы булып тора. Боларга балаларга кече яшьтән үк экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Пучы Балалар иҗат үзәгендә “Өстәмә белем бирүдә – экологик тәрбия” темасына педагогик семинар әнә шул мәсьәләләрне күздә тотып оештырылган. Бу хакта безгә Пучы Балалар иҗат үзәге җитәкчесе Ләйсән Газизова-Саматова хәбәр итә.
-
Табигатьне саклыйк: Актанышның икенче урта мәктәбе укучылары чишмәләр һәм урман территорияләрен чистартты
Май аеның ямьле бер көнендә Актанышның икенче урта мәктәбе укучылары бик теләп, «Табигатьне саклыйк» акциясендә катнашып кайттылар.
-
Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 1523 гектар урманнар торгызылды
Быел Татарстанда 1523,1 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды: бу – планлаштырылганның 100 процентын тәшкил итә. «Экология» илкүләм проекты буенча «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылган эшләрнең кыскача нәтиҗәләрен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ясадылар.
-
Чисталык икеайлыгы- 2023: Иске Байсар җирлегендә чүплекләрдән котылалар
Чисталык икеайлыгы кысаларында районда тагын бер чүплек бетерелде.
-
Татарстанда «Парклар маршы-2023» Халыкара акциясе старт алды
Татарстан Республикасында «Парклар маршы-2023» Халыкара акциясе игълан ителә. Быел ул «Табигый экосистемаларны торгызу – җирнең чәчәк атуы ул!» девизы астында уза.
-
Такталачык халкы бүген зур өмә ясап авылны җыештырды
Бүген җирлегебезнең Такталачык авылында тирә-якны чистарту буенча өмә үткәрелде.
-
ЯЗ ИЛЧЕЛӘРЕН КАРШЫЛАП
Авторларыбыздан матур-матур эчтәлекле, актуаль темалар язылган хатларны кабул итеп торабыз. Сезнең игътибарга Пучы урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зәлинә Назыйф кызы Вахитованың мәкаләсен тәкъдим итәбез. Фоторәсемнәрдә нинди генә оялар юк?! Сокланып туймаслык!
-
Урман көне уңаеннан файдалы очрашу үткәрдек
21 март көнне Актаныш районының Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Минзәлә урманчылыгы Актаныш участогының урманчылык мастеры Рәмис Рифкат улы Хисамов белән укучыларының очрашуы булды.
-
ДИЛШАТ МӨХӘММӘДИЕВ. Кучмә кошларны каршылап
Сезнең игътибарга районыбызның танылган педагогы, Актанышның балалар иҗат үзәге мөгаллиме Дилшат абый Мөхәммәдиевның язмасын тәкъдим итәбез.
-
Сыерчык оялары ясадык
Даими авторыбыз, Аккүз мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Розалия Җәмилованың чираттагы язмасын тәкъдим итәбез.
-
«Умная среда» җитәкчесеннән хат алдык
Вадим Нуркаев, Башкортстанның » Умная среда» предприятиесе җитәкчесе. Экозавод «Башкортстан продукты»проектында катнаша. Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы» турында Вадим әфәнде менә шулай яза.
-
«Алтын бәке» - Актанышбаш бренды!
Һәр елдагыча, матур һәм күңелле традициягә тугры калып, бүген дә Актанышбаш җирлегенең Чөгәнә авылы янындагы халкыбыз телендә Иске Иделнең ярында иртәннән алып бәйрәм кәефе, бәйге азарты сизелде.
-
Машинадан чүп ташлап калдыручыларга штраф түләргә туры киләчәк
11 гыйнвардан Россиядә Административ хокук бозулар турында кодекска төзәтмәләр үз көченә керә. Төзәтмәләр нигезендә, юл читенә яки урманда машинадан чүп ташлап калдыручыларны күзәтү өчен автомат камералар урнаштыру рөхсәт ителә.
-
Бүгеннән һава торышы кискен үзгәрә: Юлларда сак булыгыз
Бүген, 15 декабрьдән Татарстанда һава шартлары үзгәреп китә.