Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Өстәмә белем бирүдә – экологик тәрбия: Пучы Балалар иҗат үзәгендә мөһим темага сөйләштеләр

Бүгенге көндә экология дөньякүләм әhәмиятле, актуаль мәсьәләләрнең берсе. Зур темплар белән үсә барган фән һәм техника казанышлары арткан саен, экологик проблемалар да күбәя бара. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык – табигатьне саклау өчен көрәшнең бердәнбер юлы булып тора. Боларга балаларга кече яшьтән үк экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Пучы Балалар иҗат үзәгендә “Өстәмә белем бирүдә – экологик тәрбия” темасына педагогик семинар әнә шул мәсьәләләрне күздә тотып оештырылган. Бу хакта безгә Пучы Балалар иҗат үзәге җитәкчесе Ләйсән Газизова-Саматова хәбәр итә.

              Шушы максаттан, 22 май көнне Пучы Балалар иҗат үзәгендә “Өстәмә белем бирүдә – экологик тәрбия” темасына педагогик семинар булып узды. Әлеге чарада Пучы урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары, Пучы авылында урнашкан “Сандугач” балалар бакчасының тәрбиячеләре һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар, Айман, Пучы, Күҗәкә мәктәпләреннән биология фәне укытучылары һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлар катнашты.

       Семинар экология юнәлеше методисты Заһирова Алсу Миңнулла кызының “Яшь буынга экологик тәрбия бирү” дип аталган чыгышы белән башланып китте, чара квест-уеннар, мастер-класслар белән дәвам ителде. Һәрбер гади генә күренгән уен да, әңгәмә дә балаларны табигатьнең дусларына әйләндерүгә юнәлдерелгән иде.

Реклама


Ләйсән Газизова-Саматова
Пучы Балалар иҗат үзәге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев