Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Районыбыз урманнарына гадәттән тыш янгын куркынычы яный

Урманнардагы гадәттән тыш янгын куркынычы 5 төрле класс белән билгеләнә, иң куркынычы- 5 класслысы республикабызның 13 муниципаль районына- Актаныш, Әгерҗе, Баулы, Азнакай, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Тукай, Ютазы һәм Чаллы шәһәре округындагы урманнарга яный. Бу табигатьтәге соңгы елларда күрелмәгән эсселек, корылык белән бәйле.

 

          Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты 10 майдан 30 майга кадәр гражданнарга урманнарга транспорт белән керүне тыйган иде. 22 май көнне яңадан өстәмә карар чыкты, шулай итеп тагын 21 көн яшел байлыгыбыз тирәсендә аеруча сак булырга кирәк. Май аенда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек буе кизү тору оештырылды, урман биләмәләрендә патрульлек көчәйтелде, шулай ук ял көннәрендә урманнарга кешеләр күпләп килә торган урыннарда вакытлы постлар булдырылды.

              Урман хуҗалыгы белгечләре янгын куркынычы турында хәбәр итеп районыбыз территорияләрендәге урманнарга аншлаглар урнаштырды,  урман юлларын шлагбаумнар белән ябып куйды. 

- Районыбыз урманнарында тәүлек дәвамында кизү тору оештырылды. Безнең участокта 4 мастер эшли. Алар үзләренә билгеләнгән маршрут буенча патрульлек итәләр.

Райондашларыбыз тарафыннан бернинди тәртип бозулар күзәтелмәде. Актаныш урманнарында соңгы елларда учак ягуларны, шашлык пешерү, казан асуларны туктата алдык. Хәзерге тыю вакытында гражданнарның хөкүмәт карарын аңлап кабул итүен тоеп торабыз,- ди Минзәлә урманчылыгының Актаныш участогы җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев.  

           Урманнарны саклау, яшел бишегебезнең флора һәм фаунасына зыян китермәү, аеруча корылыклы вакытта учаклар якмау турында табигатьнең яшь дусларына да ныклап төшендерә урманчылар.

Бүген, мәсәлән, урманга агач үсентеләре утыртырга килгән кадет-интернат мәктәбе укучылар белән янгынга каршы профилактика йөзеннән әңгәмә үткәргәннәр.      

          Әгъзәп Әхмәтгалиев берочтан урманчыларыбызның  бу көннәрдә республикакүләм семинарга әзерлек алып барулары туырнда да сөйләде. 29 июнь көнне республикабызның барлык урманчылары Актаныштагы һөнәрдәшләренең эшчәнлеге белән танышырга киләчәк. Семинар кысаларында яңа урманнар булдыру, соңгы елларда утыртылган агач посадкалары белән танышу күздә тотыла.

Безнең полосада үсә торган каен, чыршы,имән, нарат һәм башка агачларны үстерү тәҗрибәсе үрнәккә куелачак. Актаныш урманчыларының урман хуҗалыгына керткән яңалыклары коллегаларына кызыклы булыр дип уйлыйбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев