Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Табигатьне саклыйк: Актанышның икенче урта мәктәбе укучылары чишмәләр һәм урман территорияләрен чистартты

Май аеның ямьле бер көнендә Актанышның икенче урта мәктәбе укучылары бик теләп, «Табигатьне саклыйк» акциясендә катнашып кайттылар.

Акциянең язгы этабы кысаларында урман территорияләрен, чишмә буйларын коры-сарыдан һәм чүп-чардан чистарту эшләрен башкардылар.


Эшнең төп максаты - табигатьтә уңай санитар-экологик хәл булдыру, экологик культура формалаштыру һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү иде.
Укучылар күмәк өмәдә катнашып кына калмады, рәхәтләнеп ял да иттеләр. Табигать кочагында төрле уеннар уйнадылар, агач төбендә ашъяулык җәеп, тезелеп утырып, гәпләшеп, көлешеп күңел ачып бәйрәм иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев