Актаныш

Актаныш районы

16+
Грамоталы кулланучы

Гөмбә чыкты, агулана күрмәгез!

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) гөмбә яратучыларга аны дөрес җыю һәм эшкәртүнең мөһимлеген искәртте.

Гөмбә үзендә зарарлы матдәләрне тупларга мөмкин, шуңа күрә аны шәһәр эчендә, трассалар һәм сәнәгать объектлары янында җыярга ярамый. Гөмбә белән агулануның иң еш очрый торган сәбәбе – аны дөрес эшкәртмәү.

Иммунитеты какшаган кешеләр һәм балалар гөмбә белән агулануны башкаларга караганда авыррак кичерә. Гөмбәне эшкәртү өчен, ферментлары җитмәү сәбәпле, Роспотребнадзор аларны 14 яшькә кадәрге балаларга ашатырга киңәш итми. Гөмбәләрне җыйган көнне үк эшкәртү яхшырак. Әзерләү алдыннан аларны 10 минут дәвамында кайнатырга, аннары суын түгеп, яхшылап юарга киңәш ителә. Бу агулы матдәләр микъдарын шактый киметергә ярдәм итәчәк.

Гөмбә белән агулануның беренче билгеләре сизелгән очракта, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга һәм беренче ярдәм күрсәтергә кирәк. Киптерелгән, тозланган яки маринадланган гөмбәләрне таныш булмаган кешеләрдән һәм санкцияләнмәгән базарлардан сатып алмагыз. Этикеткаларга һәм төргәктәге мәгълүматка игътибар итегез.

Роспотребнадзор ата-аналарны игътибарлы булырга өнди: балалар гөмбә белән күбесенчә өлкәннәрнең ваемсызлыгы һәм үзләренең игътибарсызлыгы аркасында агулана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев