Кырлардан хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актаныш районында чәчү эшләренең 69 проценты башкарылды
Районыбызда язгы культураларны чәчү эше зур активлык белән бара. Чәчү 40 699,5 гектар мәйданда башкарылган, бу барлык күләмнең 69 проценты.
-
Язгы чәчү белән беррәттән язгы һәм көзге культураларны тәрбияләү дәвам итә
Бүген дә көзге культураларны авыруларга, бөҗәкләргә һәм чүпкә каршы тәрбияләү дәвам итә.
-
Районыбыз игенчеләре язгы чәчүнең яртысын башкарып чыктылар
Язгы һава торышының уңайсыз килүенә карамастан, районыбыз игенчеләре 14 май көненә 28 598 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарырга өлгерде инде. Бу язгы чәчү эшләренең 48 процентын тәшкил итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, «Нигез» (81 процент), «Чишмә» (74 процент), «Таң», Нур Баян исемендәге (60 ар процент) хуҗалыклар чәчү барышын әйдәүчеләр.
-
Актаныш районында 24 апрель көненә 1742 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылды
Районыбыз игенчеләре язгы чәчү эшенә ныклап кереште. Бүген, яңгырлар булу сәбәпле җирләр җилләгәнче чәчү беразга пауза алса да, механизаторларыбыз, кырчыларыбызның эше тукталмый.