Актаныш

Актаныш районы

16+
Кырлардан хәбәрләр

«Актаныш» агрофирмасында көзге чәчү кызу темпларда дәвам итә

«Актаныш» агрофирмасы бөртеклеләрне урып-җыюны уңышлы тәмамлап, көзге җир эшкәртүгә кереште.

«Актаныш» агрофирмасы көзге культуралардан быел зур уңыш җыеп алды. Баш агроном Газинур Әхмәев әйтүенә караганда, көзге бодайның гектар куәте 82-87 центнерга кадәр җиткән. Шуңа да 400 гектар көзге бодай мәйданнарын 720 гектарга кадәр арттырганнар. 

Агрофирманың ныклы терәге булган механизаторлар җирләрне яңа уңыш өчен әзерлиләр, чәчәләр, уңышны җыеп та ала торган универсаллар. Кышын да тик тормыйлар, хуҗалыктагы бар эшне карусыз башкаралар. Шундый игенчеләрнең берсе Хәлил Фазаелов йөзләгән гектар басуларны чәчүгә хәстәрләгән, шунда ук  «Аксион 950» куәтле техникасы белән җир куенына бәрәкәтле орлыклар иңдерә. 

 

Яңгыр яумаган көннәрдә 60 гектарга кадәр чәчтем. Былтыр ел коры килгәч, чәчү авыррак барды, симәнә тиешле тирәнлеккә керә алмый интектерде. Быел, Аллага шөкер, туфракта дым бар, чәчү әйбәт оешты,- ди Хәлил Фазаелов.

Хәлил Фазаелов, Ришат Рамазанов җир эшкәртүдә намуслы хезмәтләрен куйса, Булат Әхәтов культивация эшләрен өчен җаваплы. Фәнил Галиев, Илмир Гайнанов, Илсур Мөхәммәтов игеннәрне авыруларга, чүп үләннәренә каршы тәрбияләүдә көч куйган. Бу игенчеләр үз эшләрен намус белән башкарганга, икмәкләрне турыга урырга мөмкинлек туа.

«Актаныш» агрофирмасы урып-җыюга 14 июльдә кергән иде,  24 августа тәмамладык. Һава шартларының уңай килүе, механизаторларның хезмәткә тиешле карашта эшләве нәтиҗәсендә уңыш яхшы булды. Тулай җыем 98 600 центнер. Уртача бер гектардан уңыш 52, 8 центнер, – ди Газинур Әхмәев.

Арпа культурасының уртача уңышы 65 центнер, солы культурасыныкы 63 центнер, язгы бодайныкы 45 центнер. Бәла-казаларсыз игеннәрне җыеп амбарларга саклауга кую игенченең олы бәхете, күңел канәгатьлеге ул.

29 августка агрофирмада 400 гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарылган. Югары репродукцияле дүрт сорт көзге бодайга зур өметләр баглыйлар. Моңа нигез дә бар, чөнки җирне сыйлап торалар, бер гектар басуга 130 киллограмм каталаулы ашлама кертелә.

Алдынгы технологияләр буенча, өске эшкәртүгә басым ясыйлар, кукуруза, көнбагыш, соя өчен җирләр 30-35 см тирәнәйтелә. Чәчү үткән мәйданнарны ярты көн ял иттереп катоклыйлар. Җирдә дым артыгы белән, җилләтмәсәң, орлыклар чәчелгән туфрак ярыла, бу исә уңышка тискәре йогынты ясый. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев