Актаныш

Актаныш районы

16+
Кырлардан хәбәрләр

«Әнәк» агрофирмасы директоры Фаил Газетдинов: Язгы чәчүгә ялкынланып, дәртләнеп кереп барабыз

«Әнәк» агрофирмасы быел язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Хуҗалыкта бу мөһим чорга һәр елдагыча зур җаваплылык белән карыйлар: әзерлек эшләре тулысынча тәмамланган, техника һәм кадрлар белән дә өзеклек юк. Агрофирма директоры Фаил Газетдинов сүзләренчә, язгы чәчү кампаниясенә күтәренке рухта старт бирелә:

— Ялкынланып, дәртләнеп, «Бисмилла»ларны әйтеп эшкә кереп барабыз, Алла боерса.  Бүгенге көндә язгы чәчүләргә әзерлек йөз процент. Барлык техникалар да әзер, кешеләр билгеләнгән, һәр техникага тиешле укытулар үткәрелде, инструктажлар эшләнде. Ашламалар — Аллаһка шөкер —  җитәрлек.

Быел язның иртә һәм матур килүе игенчеләргә аеруча зур өметләр бирә. Туфракта дым запасы җитәрлек, бу исә яхшы уңышка ныклы нигез булып тора.

— Быел уңышлы ел булыр дип өметләнәбез. Планнар узган елдан ким түгел. Алла боерса, тагын да яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, районда алдынгылар сафында калырга исәплибез, — дип билгеләп үтә хуҗалык җитәкчесе.

Чәчү структурасында да төп юнәлеш саклана: агрофирма быел да техник культураларга басым ясый. Рапс һәм көнбагыш мәйданнары зур урын алып торачак. Моңа бәйле рәвештә техника паркы да яңартылган — хуҗалыкка көнбагыш һәм кукуруз чәчү өчен заманча чәчкеч кайтарылган.

Кормалар буенча да үзгәрешләр каралган: былтыр тупланган запасларны исәпкә алып, быел аларның күләмен бераз киметү планлаштырыла. Шул ук вакытта сыйфатка аеруча зур игътибар биреләчәк.

— Алга таба да тукталып калмыйбыз, Алла боерса. Башны имәбез, эшлибез, тырышабыз, — ди Фаил Газетдинов.

«Әнәк» агрофирмасы игенчеләре язгы кыр эшләренә әнә шундый ныклы әзерлек һәм зур ышаныч белән керде. Бу исә киләсе уңышка өметләрне тагын да арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев