Актаныш

Актаныш районы

16+
Кырлардан хәбәрләр

Актанышта беренчеләрдән булып язгы чәчүгә Иске Җияш авылының элекке фермеры Хуҗин Фәрит абый төште

Актаныш районында язгы кыр эшләре тулы куәтенә башланып китте. Табигать уянып, җир сулыш алуга күчкән мәлдә игенчеләр дә иң җаваплы чорга керә. Чәчү – ул гади генә эш түгел, ә киләсе ел уңышына нигезен салучы, зур сабырлык һәм тырышлык таләп итүче изге хезмәт.

Районда беренчеләрдән булып язгы чәчүгә Иске Җияш авылының элекке фермеры Хуҗин Фәрит абый төште. Ул арпа чәчү эшләрен башлап җибәрде, башка хуҗалыклар өчен  үрнәк күрсәтте. Тәҗрибәле игенче буларак, Фәрит абый һәр мизгелнең кадерен белә: җирне вакытында эшкәртү, орлыкны дөрес итеп салу – болар барысы да мул уңышка юл ача.

Басуларда бүген аеруча җанлылык. Кырларда техника гөрли, механизаторлар, агрономнар, фермерлар бер максат белән – туфракка тормыш орлыгы салу өчен тырышып хезмәт куя. Һәр чәчелгән бөртек – ул киләчәккә өмет, муллыкка ышаныч.

Чәчү кампаниясе – авыл хезмәтчәннәре өчен иң җаваплы чорларның берсе. Бу вакытта көн-төн эшләү, табигать шартларына карап тиз арада дөрес карарлар кабул итү кирәк. Чөнки һәр сәгать, һәр көн кадерле.

Актаныш игенчеләре бу эшкә зур җаваплылык белән карый. Аларның тырышлыгы, җиргә булган хөрмәте һәм хезмәткә тугрылыгы – районның икътисадый нигезен ныгыта, халкыбызның мул тормышын тәэмин итә.

Язгы чәчү – киләчәккә салынган өмет орлыгы. Һәр басудагы хезмәт, һәр бөртек – безнең уртак байлыгыбыз, киләчәк буыннарга калдыручы кыйммәтле мирас. Актаныш кырларында башланган бу изге эш мул уңышлар, бәрәкәтле еллар алып килсен!

Бу хакта безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев хәбәр итте, видео да аныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев