Мәдәни Актаныш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыруда алдынгы төбәкләр бишлегенә керә
Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча лидерлар рәтендә тора: сатылган билетлар саны һәм алган керем күләме буенча республика Россия төбәкләре арасында, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Башкортстаннан соң, дүртенче урында килә. Беренче бишлекне Түбән Новгород өлкәсе йомгаклый.
-
Минзәлә театрында Гөлшат Зәйнашевага багышланган X республика фестиваленең гала-концерты узды
Бу хакта «Минзәлә-информ»нан коллегабыз Дифиза Нуриева яза һәм фотосурәтләр белән уртаклаша.
-
Әнәк мәдәният йорты коллективы театр айлыгына «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен күрсәтте
Районда театр айлыгы башланып китте.
-
Драма коллективлары смотрын Чишмәбаш театры «Табылдык» спектакле белән башлап җибәрде
27 ноябрь көнне Чишмәбаш авылы үзешчәннәре районда беренчеләрдән булып, үзешчән драма коллективлары смотрын башлап җибәрделәр.
-
«Пушкин картасы» ярдәмгә килә: «Сүз һәм моң» проектында Актанышның меңнән артык укучысы катнашты (фото, видео)
Татарстан Республикасы Милли музеена Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева күрсәтмәсе буенча районнарга чыгу бурычы куелган иде. Әлеге уңайдан Милли музейның бер тармагы булган Татар китабы йорты әлеге күрсәтмәне тормышка ашыруда матур үрнәк күрсәтә. Татар китабы йорты вәкилләре Актанышка кайтып «Сүз һәм моң» проектын башлап җибәрде.
-
Бәйрәмегез белән, әниләр: Балалар сәнгать мәктәбендә укучылар иң кадерле кешеләрен хөрмәтләде (фоторепортаж)
Бу атнаның якшәмбесендә, 26 ноябрьдә Әниләр көнен бәйрәм итәбез. Балалар сәнгать мәктәбе коллективы әлеге зур бәйрәмне бүген үк бик эчтәлекле концерт программасы белән билгеләп үтте.
-
Актаныш талантлары «Без-бергә» республика балалар халык иҗаты фестивалендә беренче урын алды
«Без-бергә» республика балалар халык иҗаты фестивален сәләтле райондашларыбыз көтеп ала. Быелгы бәйгедә дә безнекеләр актив катнашты.
-
Яңа Әлемнең «Серле дөнья» Халык курчак театры авыл балаларына табигатьне саклау турында спектакль күрсәтте
Яңа Әлем балалар бакчасына кунакка «Серле дөнья» курчак театры артистлары килгән. Бу хакта безгә балалар бакчасы мөдире Сәрвәрова Гүзәл Рифак кызы хәбәр итте.
-
Балалар сәнгать мәктәбенең үз эмблемасы бар
Район сәнгать мәктәбе яңа уку елында шактый яңалыклар белән үз эшчәнлеген дәвам итә. Бу атнада старт бирелгән «Илһам остаханәсе» проекты сәнгать мәктәбенең үз эмблемасы белән ачылды. Эмблеманың авторы- мәктәпнең рәсем сыйныфы укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Сәрвәров.
-
«Илһам остаханәсе»: Балалар сәнгать мәктәбе укучыларына Әлмәт колледжыннан килеп мастер-класс күрсәттеләр
Бүген районыбызның балалар сәнгать мәктәбе өр-яңа проектка старт бирде: «Илһам остаханәсе» кысаларында беренче кунаклар кабул итте. Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка колледжы укытучылары безнең яшь талантларыбызга мастер-класс күрсәтергә килде.
-
Сез — кешеләрнең рухын дәвалаучы!
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда сәнгать әһелләребезнең конференциясе гамәлләштерелде.
-
«Шаярыш-ярыш» КВН уенының быелгы җиңүчесе- Пучы командасы
Бүген районыбызда традициягә әверелгән «Шаярыш-ярыш» КВН уенының быелгы җиңүчеләре ачыкланды.
-
«Тамчы» үрнәк вокал ансамбле Уфада «Илһам» XIII Халыкара конкурсы җиңүчесе булды
«Тамчы» үрнәк вокал ансамбле Уфа шәһәрендә узган «Илһам» (»Вдохновение») XIII Халыкара конкурста катнашып 1 дәрәҗә лауреат исемен яулады!
-
«Шатлык» бию ансамбле «Илһам» XIII Халыкара конкурсында 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
Балалар сәнгать мәктәбенең «Шатлык» бию ансамбле «Илһам» (»Вдохновение») XIII Халыкара конкурста катнашып 1 дәрәҗә лауреат исемен яулады!
-
«Шаярыш-ярыш»ның Киров зонасында Иске Сәфәр командасына тиңнәр булмады
Кичә, 25 октябрь көнне «Шаярыш-ярыш» КВН бәйгесенең зона бәйгесе Киров мәдәният йортында узды. Бу юлы мәзәкчеләр ярышында Киров, Иске Сәфәр, Чуракай, Аккүз, Югары Яхшый, Иске Байсар, Иске Богады КВНчылары чыгыш ясады.