Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш сәнгать мәктәбенең «Тылсым» балалар театры коллективы l Республикакүләм бәйгедә II урынга лаек булды

27 март, Халыкара театр көнендә балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучылары Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында сәяхәттә булдылар. Театр буенча экскурсия, театр турында фильм карау, тәмле бәлеш белән чәй табыны артында аралашу оештырылган иде.

Сәфәрнең икенче өлеше Түбән Кама Халыклар иҗат йортында дәвам итте. Биредә Театр атналыгын ачу тантанасында, Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры "Сүнгән йолдызлар" спектаклен тәкъдим итте.
Тантананың иң мөһим өлеше- Балалар һәм яшүсмерләр арасына "Замана кыңгыравы" театраль бәйгесенә нәтиҗә ясау булды.  

l республикакүләм бәйгедә  Актаныш сәнгать мәктәбенең "Тылсым" балалар театры коллективы мәртәбәле 2 урынга лаек булды. Альбина Хөсәенова җитәкчелегендәге театр коллективын уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә сәнгать дөньясына тугры калып матур-матур әсәрләрне сәхнәләштерерсез дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев